Кәркәле таулары

Кәркәле авылы кайда —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам —
Читләргә китәмен дә.

Кәркәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган якның, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Кәркәле авылын чыккач
Уңга киткән юллар бар.
Сезнең күңелдә ниләр бар,
Бездә сагыш — моңнар бар.

Кәркәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган якның, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Кәркәләнең чишмәләре
Ашыгып ага челтерәп.
Челтерәп аксын чишмәләр
Илгә иминлек теләп.

Кәркәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган якның, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (5 голосов)
« »