Яралы аккош

Яңгыр яумаса да, яшен яшьнәп
Төтен уты күккә ыргылды.
Төркем арасыннан бер аккошкай
Яраланып җиргә егылды.

Берәүгә дә гомер ике килми,
Ходай барсын белеп өләшә.
Кирәк чакта ярдәм кулы сузыйк
Җан иясе әгәр теләсә.

Газапланды аккош җәйләр буе,
Чык сулары юды ярасын.
Канатлары аның сызласа да,
Онытмады кая барасын.

Берәүгә дә гомер ике килми,
Ходай барсын белеп өләшә.
Кирәк чакта ярдәм кулы сузыйк
Җан иясе әгәр теләсә.

Болыт басып, салкын җилләр исте
Аккошкаем ничек түзәдер?
Исәнлеген теләп дога кылдым
Яралары, бәлки, төзәлер.

Берәүгә дә гомер ике килми,
Ходай барсын белеп өләшә.
Кирәк чакта ярдәм кулы сузыйк
Җан иясе әгәр теләсә.

Көзләр җитте, канатларын селтәп,
Көчен җыеп җирдән кузгалды.
Бергә очкан төркемнәрен эзләп
Кул өстенә менеп югалды.

Берәүгә дә гомер ике килми,
Ходай барсын белеп өләшә.
Кирәк чакта ярдәм кулы сузыйк
Җан иясе әгәр теләсә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »