Алсу таңнарда мендек талларга
Без бергәләшеп, яшьлек дусларым.
Сокландык көнгә, тыңладык бергә,
Туган якның моңлы кошларын.
Яшьлек дусларым, якын дусларым,
Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар,
Дуслыкка һәрчак тугры калсакчы,
Мәңге сүнмәсен безнең учаклар!
Җәйге иртәләр безне иркәләп
Назлады шулчак, бәхет юрады,
Төрле якларга ташлады язмыш,
Бормалы бит тормыш юллары.
Яшьлек дусларым, якын дусларым,
Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар,
Дуслыкка һәрчак тугры калсакчы,
Мәңге сүнмәсен безнең учаклар!
Ярсу хисләрне, саф хыялларны
Яшьлек дусларын сагынмый кемнәр?
Онытылмый бер дә, яши күңелдә,
Бергә үткән иң (ул) матур көннәр.
Яшьлек дусларым, якын дусларым,
Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар,
Дуслыкка һәрчак тугры калсакчы,
Мәңге сүнмәсен безнең учаклар!