Нәрсә булды сиңа бүген?

Категория: көе һәм сүзләре

Нәрсә булды сиңа бүген,
Бүлмәмдәге нәни кошым?
Бу дөньядан туйдыңмы әллә
Сайрый-сайрый җәен, кышын?
Эээй!Ни булды сиңа бүген?
Әллә синең авазыңны
Дөнья шавы күмә микән?
Моңнарыңның яктылыгын
Әллә бер кем күрми микән?

Күңелләрең кая тарта?
Очар кыйблаң кай тарафта?
Сине кайда, кемнәр генә
Кабул кылыр икән?
Оча күрмә, ташлап китмә,
Инде мине ятим итмә.
Әллә соң син үзәгемнең
Өзелгән бер кылы микән…

Нәрсә булды сиңа бүген
Читлектәге зарлы җырым?
Бу бит синең дөньяң түгел
Җирдә түгел синең юлың.
Эээй! Ни булды сиңа бүген?
Хушлашырга иртә әле,
Җырлар көннәр алда але.
Син бит моңның җырчы колы
Әйдә, җаным, җырла әле.
Эээй! Ни булды сиңа бүген?

Күңелләрең кая тарта?
Очар кыйблаң кай тарафта?
Сине кайда, кемнәр генә
Кабул кылыр икән?
Оча күрмә, ташлап китмә,
Инде мине ятим итмә.
Әллә соң син үзәгемнең
Өзелгән бер кылы микән…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (16 голосов)
« »