Ялгышканмын

Категория: көе сүзләре

Сөю диеп ялгышканмын икән,
Язмыш мине тагын алдады.
Мәхәббәттән өмет өздем инде,
Башка ышанычым калмады.

Бөтен шатлыгымны бирер идем,
Көтәм диеп хәбәр салсаң син.
Гүзәл булып чәчкә атыр идем,
Яннарымда калыр булсаң син…

Синнән башка бушап калды дөньям,
Кояшымда сүнде күгемдә.
Тыным белән тартып алыр идем,
Мөмкиң булса әгәр бүгеннән.

Сискәндереп тыныч коннәремне,
Исләремә килеп тошәсен.
Былай да чак-чак түзеп яшим бит,
Үзәгемне нигә минем өзәсең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »