Добавлено guzik11 в ПТ, 11/02/2011 - 00:41
Гомерем буе сине сагнып көттем,
Ташкын сулар кебек ашкынып.
Мәхәббәтем сиңа шулай көчле —
Сүнгән учак китәр кабынып.
Кил син миңа, мәхәббәтем,
Очраса да киртәләр.
Йөрәк сыкрап сине көтә,
Синсез үтә кич тә, иртәләр.
Синсез — кич тә, иртәләр…
Еллар үтте… Яшьлек гөле
Көздәй тормыш җиле белән коелды.
Давыл кебек туган дәртле хисләр
Яшь йөрәккә мәңге уелды.