Сагындыра бит ул туган як…

Категория: көе сүзләре

Яшьлек дустым китте туган яктан,
Ә мин калдым ялгыз кош сымак.
Туган ил изге ул,
Күңелдән бизми ул,
Сагындырыр әле туган як.

Икәү бергә йөргән тугайларда,
Таныш иде һәр гөл, һәр сукмак.
Күз алдына килер,
Төшләреңә керер, —
Сагындырыр әле туган як.

Оясына кайткан кошлар кебек,
Яшьлек дустың кайтыр берәр чак.
Иң газиз әнкәмдәй
Күңелдә (йөрәктә) гел яши —
Сагындыра бит ул туган як.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (15 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »