Сөләйман балдагы

Категория: көе сүзләре

«Бар да үтә», дип язылган
Сөләйман балдагына.
Каршыңа килгән бәхетне
Күрмичә калма гына.

Эх, Сөләйман балдагы.
Бәхетемне көтәрлек тә
Сабырлыгым калмады.

«Бар да үтә дип», язылган
Сөләйман балдагына.
Шатлыклар да, кайгылар да
Тик вакытлыча гына

Эх, Сөләйман балдагы.
Үтмәс дигән чакларым да
Үтми кала алмады.

Ни язылса да ышанмыйм,
Сөләйман балдагына.
Белсә дә белә аладыр
Бары тик Алла гына.

Эх, Сөләйман балдагы.
Вәгъдәләрең кай дөньяда:
Монсындамы, андамы?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.1 (34 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »