Ламбада (икенче вариант)

Категория: Авторлары

/Мәдәррис Әгъләмовның әдәби эшкәртүе/

Җыр алып килде искән җил
Бик ерак-ерак илдән,
Ул миңа диңгез һавасын,
Ак комын алып килгән.

Шул җил гаепле иде бит
Бу юлдан киткәнгә,
Тапканга бу җырны.
Шул җыр гаепле булды бит,
Моңнарга шул күмде,
Тилерткән шул булды.

Әй, җил китергән сәер моң,
Кабатлан кабат-кабат,
Әй, җил китергән серле моң,
Җыр-биюгә бир канат!

Ул син китердең бит безгә
Диңгезнең тавышын,
Дулкыннар кагышын.
Ул син китердең бит безгә
Мәхәббәт сагышын,
Гомерләр агышын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
« »