Әллә күрешәбез, әллә юк (беренче вариант)

Башка төшкән кайгы-шатлыкларны
Әллә бүлешәбез, әллә юк.
Озат инде, озат, кайта алмам озак,
Әллә күрешәбез, әллә юк.

Бала вакыттагы хыялларга
Әллә ирешәбез, әллә юк.
Үрләр көтә алда. Ниләр көтә анда?
Әллә күрешәбез, әллә юк.

Безгә дигән кырыс язмыш белән
Әллә килешәбез, әллә юк.
Кулда җылың кала, юлда җырым кала,
Әллә күрешәбез, әллә юк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »