Добавлено Almaz в ВС, 13/02/2011 - 14:57
Кычкырмачы (чакырмачы), кәккүк, ай, каршымда,
Кычкырсаңчы (чакырчаңчы) агач башында.
Карчыгакай кебек моңсыз идем,
Кайгы-хәсрәт төште башыма.
Кычкырмачы (чакырмачы), кәккүк, ай, саташып,
Хәсрәт арттырырга маташып.
Чит илләрдә йөри ялгыз башым,
Ялгыз кәккүк кебек (шул) адашып.
Кычкырмачы (чакырмачы), кәкүк, ай, якында,
Кәккүк өчен түгел тал-тирәк.
Яна гына тисәң, ялкыны юк,
Ялкынсыз ук яна бу йөрәк.
Кычкырмачы (чакырмачы), кәккүк, ай, түбәмдә,
Кычкырсаңчы (чакырсаңчы) кәкере каенда.
Егет кенә кеше сер белдермәс,
Кайгылары арткан саен да.