Кабул булсын морадым!

Уйнадың да, кушыл, — дидең,
Елмаеп, күзләремә.
Магнит кебек көең тартты,
Кушылдым үзләренә.

Моңга тулы шул назлы көй
Күңелдән китмәс инде
Башка җырлар күп булса да,
Ул көйгә җитмәс инде.

Сезнең якка юлкайларым
Тагын бер илтмәс инде,
Очраштырып синең белән
Бәхетле итмәс инде.

Син уйнадың, мин уйладым,
Бәхеткә дип юрадым.
Очрашулар өмет итәм,
Кабул булсын морадым!
Кабул булсын морадым!

Голосов пока нет
« »