Кызыл миләш (икенче вариант)

Ап-ак кырау яланнарда,
Балланды миләшләре.
Ап-ак чәчкәләрдә иде
Сөюем тәлгәшләре.

Кызыл миләш, кызыл миләш
Көтә икән кемнәрне.
Миләшләр дә сагына микән
Бергә үткән көннәрне.

Миләшләрнең тәлгәшләрен
Көзге җилләр уйната.
Сөюнең чәчкәле чагын
Кырау төшкәч уйлата.

Кызыл миләш, кызыл миләш
Көтә икән кемнәрне.
Миләшләр дә сагына микән
Бергә үткән көннәрне.

Ап-ак кырау яланнарда,
Пеште инде миләшләр.
Татлы яшьлек белән калды
Кызыл миләшле кичләр.

Кызыл миләш, кызыл миләш
Көтә икән кемнәрне.
Миләшләр дә сагына микән
Бергә үткән көннәрне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »