Туган авылым (Имәнлекул)

Туган авылым минем,
Куеныңда синең
Гөрләп үтте үсмер елларым.
Кырларың хуш исле,
Һәрчак язлар төсле,
Шунда туды тәүге җырларым.

Аланнарың иркен,
Авылымның күрке —
Сызылып аткан алсу таңнарың,
Һаман синдә күңел,
Онытырлык түгел
Сайрар кошларыңның моңнарын.

Инеш буең ямьле,
Суларың да тәмле,
Җилләрең дә назлы, ягымлы.
Айлы кичләрең дә
Әле исләремдә, —
Яратам мин туган ягымны (авылымны).

/ Имәнлекул — Башкортстанның Чакмагыш районындагы авыл /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (193 голоса)
« »