Тик бер адым

Категория: көе сүзләре

Тик бер адым калды, тик бер адым
Син атларга аны кыймадың.
Мин яраттым сине, тик син үзең
Назларыма ирек куймадың.

Тик бер адым калды, тик бер адым
Татлы хискә куллар сузарга.
Син бит якын идең, тик кыймадың
Шул араны атлап узарга.

Ниләр булды безгә, ни җитмәде
Каршы килде нигә һәр адым?
Аерды шул безне, аямады
Атламыйча калган бер адым.

Тик бер адым калды, тик бер адым
Татлы хискә куллар сузарга.
Син бит якын идең, тик кыймадың
Шул араны атлап узарга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (7 голосов)
« »