Ырынбур далалары

Категория: көе сүзләре

Ырынбур далалары,
Кайда сез татар-башкортның
Таралган балалары?
Ырынбур далалары,
Бу дала балаларының
Эй ерак аралары.

Ырынбур далалары,
Ник дәшми борынгы дала,
Кайда ил агалары?
Ырынбур далалары,
Сабырлыклар бирсен сезгә,
Эй дала аналары.

Ырынбур далалары,
Атлар чапкан чыдамаган
Атларның дагалары.
Ырынбур далалары,
Әле һаман әрнеп ята
Тарихның яралары.

Ырынбур далалары,
Ник дәшми борынгы дала,
Кайда ил агалары?
Ырынбур далалары,
Сабырлыклар бирсен сезгә,
Эй дала аналары.

Ырынбур далалары,
Өстәлеп тора яңадан
Яраның яңалары.
Ырынбур далалары,
Ул төзәлмәс яраларның
Кайда соң дәвалары.

Ырынбур далалары,
Ник дәшми борынгы дала,
Кайда ил агалары?
Ырынбур далалары,
Сабырлыклар бирсен сезгә,
Эй дала аналары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »