Сибелде сәйләннәре

Чык шикелле җемелдәшә
Муенсам сәйләннәре.
Күз алдымнан һич тә китми
Кояш кебек гел елмаеп
Каршыма килгәннәре.

Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.

Муенсамны тага алмыйм —
Таралды сәйләннәре.
Җаннарыма канат бирә
Чәчләремнән сыйпап, сыйпап
«Бәгырем!» — дигәннәре.

Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.

Муенсамның төймәләрен
Тезәрбез икәү бергә.
Ике йөрәк бергә булгач
Мәрҗәннәрен, сәйләннәрен
Йөрмәбез коеп җиргә.

Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (6 голосов)
« »