Ят күзләр тиде бугай

Бераз басылгандай идем,
Төшләремә ник кердең.
Әллә син дә үкенәсең —
Ямансулап бер көлдең.

Сайланган парлардай идек,
Ят күзләр тиде бугай.
Гашыйкларын көтә төсле,
Без сукмак салган тугай.

Ахры онытмам дигән идем,
Йөрәк тибә үз итеп.
Төшемә кердең дә бүген,
Күңелне алдың китеп.

Сайланган парлардай идек,
Ят күзләр тиде бугай.
Гашыйкларын көтә төсле,
Без сукмак салган тугай.

Тормыш дулкыннары какты,
Каерды ялгыш эзгә.
Төштә генә күрешергә
Язды шул язмыш безгә.

Сайланган парлардай идек,
Ят күзләр тиде бугай.
Гашыйкларын көтә төсле,
Без сукмак салган тугай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »