Әфганстаннан хат

Кайтырыма бер ай калганда
Дошман тубы өзде гомерне.
Кичерегез, газиз туганнарым,
Әйтәлмадым соңгы гозерне.

Әфганстан, ташлы туфрагыңа
Ятып калды тәнем мәңгегә.
Мәңгелеккә ятып калганыма
Гаепле соң хәзер кем генә?

Түз күз нурым, тиздән күрешербез дип
Язган идең соңгы хатыңда.
Хуш, әнкәем, сине күрәлмыйча
Ятып калдым таулар артында.

Әфганстан, ташлы туфрагыңда
Ятып калды тәнем мәңгегә.
Мәңгелеккә ятып калганыма
Гаепле соң хәзер кем генә?

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә
Гаепле соң хәзер кем генә?

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Әфганстаннан хат»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (6 голосов)
« »