Алып кайтам яшьлеккә

Категория: көе сүзләре

Биек тау башында,
Акташ-Тау каршында
Туган авылым Иске Акташым.
Туып-үскән җирем,
Сагынып кайттым сине,
Нигеземнең кочам ак ташын.

Гармун уйнап узам урамнардан,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрне бүген, бик күпләрне
Яшьлегенә алып кайтам мин!

Әй, газиз туфрагым,
Туып-үскән ягым.
Беләм синдә бетмәс моң барын.
Җәен-кышын тынмый,
Чишмәләрем җырлый —
Әнкәемнең бишек җырлары.

Гармун уйнап узам урамнардан,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрне бүген, бик күпләрне
Яшьлегенә алып кайтам мин!

Шул ук авыл да ул,
Тик үзгәргән авыл.
Ник югалган икән җыр-моңнар?
Телсез булып калган,
Җыр-моңнарсыз калган,
Без үскәндә тарткан гармуннар.

Гармун уйнап узам урамнардан,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрне бүген, бик күпләрне
Яшьлегенә алып кайтам мин!

Акташ — туган бишек,
Хәлкәйләрең ничек?
Үзгәрттеме еллар давылы?!
Җыр-моңлы улыңны,
Газиз гармуныңны,
Сагынасыңмы син, авылым?

Гармун уйнап узам урамнардан,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрне бүген, бик күпләрне
Яшьлегенә алып кайтам мин!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (3 голоса)
« »