Юксындырсаң, нишләрмен?

Категория: көе сүзләре

Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем, кичләрем…
Айлар буе, еллар буе
Юксындырсаң, нишләрмен?!

Көзләр килде, гөлләр шиңде…
Инде төшкә керәсең.
Төшкә кереп, искә төшеп,
Үзәгемне өзәсең!

Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем, кичләрем.
Аена түзәм, елына түзәм,
Мәңгесенә нишләрмен?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (14 голосов)
« »