Туган җирем кычытканы

/Бөек җиңүнең 40 еллыгына бер абый авызыннан/

Табыннар мул. Дөнья бөтен.
Нинди матур авыл киче.
Чабылганнар кычытканнар,
Һәр тарафта икмәк исе.

Туган җирем кычытканы,
Сиңа рәхмәт, тере калдык.
Әнкәй биргән гомерне дә
Синең кулдан кабат алдык.

Табыннар мул. Дөнья бөтен,
Һәркем белә икмәк тәмен.
Бала чагым кычытканы,
Тел очымда синең тәмең.

Туган җирем кычытканы,
Сиңа рәхмәт, тере калдык.
Әнкәй биргән гомерне дә
Синең кулдан кабат алдык.

Табыннар мул. Дөнья бөтен.
Тик күңелгә нидер җитми.
Сугыш елы балалары
Күз алдымнан һаман китми.

Туган җирем кычытканы,
Сиңа рәхмәт, тере калдык.
Әнкәй биргән гомерне дә
Синең кулдан кабат алдык.

Табыннар мул. Донья бөтен.
Еллар арты еллар үткән.
Бала чагым сукмагына
Кычытканнар үсеп киткән.

Туган җирем кычытканы,
Сиңа рәхмәт, тере калдык.
Әнкәй биргән гомерне дә
Синең кулдан кабат алдык.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »