Карсылуым

Категория: көе сүзләре

Язларымда көткән идем,
Син, җаным, соңлап килдең.
Гомеремә карлар белән
Карсылу булып кердең.

Карсылуым — мәхәббәтем,
Зинһар өшетмә.
Сөюләрнең иң кайнарын
Бүләк ит миңа!

Язларымда көткән идем
Назлы мәхәббәт гөлем.
Ак кышымны яз иттең дә
Карсылу булып килдең.

Карсылуым — мәхәббәтем,
Зинһар өшетмә.
Сөюләрнең иң кайнарын
Бүләк ит миңа!

Язларымда көткән идем,
Карсылуым — кыш кызы.
Умырзая булып килдең,
Саумы, мәхәббәт язым!

Карсылуым — мәхәббәтем,
Зинһар өшетмә.
Сөюләрнең иң кайнарын
Бүләк ит миңа!

Голосов пока нет
« »