Тихо гуляй, мой милай

Җырла-җырла дисез сез,
Мин җырлыймын.
Берне генә түгел лә, икене.

Ай-вай, тихо гуляй, мой милай,
Тагын бергә йөрик, әле шушылай.

Җырламас идем лә мин, ай, икене,
Җырла, дип әйтүегез сөйкемле.

Ай-вай, тихо гуляй, мой милай,
Тагын бергә йөрик, әле шушылай.

Җырлап та-й ла, җырлап ла
Без карыек.
Килешер микән лә көебез.

Ай-вай, тихо гуляй, мой милай,
Тагын бергә йөрик, әле шушылай.

Килешер ләй булса ла, ай, көебез,
Җалан бергә шушылай җөрербез.

Ай-вай, тихо гуляй, мой милай,
Тагын бергә йөрик, әле шушылай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (15 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »