Агач яфраклары

Категория: көе сүзләре

Төрле төстә көзге яфраклар,
Яшеле бар яшьлек төсендә.
Яшьлекнең дә гомерләре аз,
Булсын иде яшьләр исендә.

Агач яфраклары ул йөздер,
Һәр көз саен шулай саргайган.
Унсигезне, илле, җитмешне
Сорап алып булмый ходайдан.

Кызгылт төскә кергән яфракны
Охшатамын илле яшьләргә.
Агачында әле торса да,
Калды микән озак яшәргә?

Агач яфраклары ул йөздер,
Һәр көз саен шулай саргайган.
Унсигезне, илле, җитмешне
Сорап алып булмый ходайдан.

Саргайганнар, күбесе коелгач,
Җитмеш яшь тә шулай буладыр.
Тормыш дәвам итә, агачлар
Язын яшәрергә каладыр.

Агач яфраклары ул йөздер,
Һәр көз саен шулай саргайган.
Унсигезне, илле, җитмешне
Сорап алып булмый ходайдан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »