Әнкәемнең ак шәле

Ак мамыктан әнкәм шәл бәйләгән,
Челтәр-челтәр итеп читләрен.
Әйтерсең лә шулай бәйләгән ул
Ак шәл итеп йөрәк хисләрен.

Әнкәемнең шәлен, әнкәемнең төсен
Саклыйм һаман күңел түрендә.
Сандыгында ап-ак шәле булган
Килен булып төшкән көнендә.

Яшь чакта ук ап-ак шәл ябынган
Күңелкәе саф, пакь булганга.
Сандыгыннан челтәр шәлен алам
Сагынудан күңелем тулганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (12 голосов)
« »