Әнкәем, хат язам: Ничек соң хәлләрең? Юрама яманга Килмәсә хәбәрем.
Әткәем, хат язам: Юк башым игәнем, Һәрвакыт хәтердә «Сынатма!» дигәнең.
Сөйгәнем, хат язам Сугышның үзеннән. Тик шәүләм сүнмәсен, Китмәсен күзеңнән.