Безне көтәләр…

Мәшәкатьләр артты мәшәкатьләр,
Туып тора, һаман чиге юк.
Туган йортка никтер юллар төшми
Вакыт табыл булмый… Ни кылыйк?

Туган йортта безне көтәләрдер,
Көтәр кеше бар да кайткалыйк.
Әти картка — күлмәк, әнкәйгә — шәл
Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк.
Әткәй-әнкәй дигән изге җанның
Кочагына кайтып сыеныйк!

Безнең өчен туган нигезләрдә,
Учак яна, көтәр кеше бар.
Без бәхетле дә ул, ә бит күпләр
Нигезләрен кочып елыйлар.

Туган йортта безне көтәләрдер,
Көтәр кеше бар да кайткалыйк.
Әти картка — күлмәк, әнкәйгә — шәл
Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк.
Әткәй-әнкәй дигән изге җанның
Кочагына кайтып сыеныйк!

Мәшәкатьләр бетми, көтеп торыр
Кырык якта, кырык эш калса.
Бер көн килеп ай-һай үкенербез
Әткәй, әнкәй китеп югалса.

Туган йортта безне көтәләрдер,
Көтәр кеше бар да кайткалыйк.
Әти картка — күлмәк, әнкәйгә — шәл
Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк.
Әткәй-әнкәй дигән изге җанның
Кочагына кайтып сыеныйк!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.4 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »