Балачак (икенче вариант)

Елга башы чишмә булса,
Гомер башы балачак.
Яшьлегемә юллар эзлим
Истә торганга һәрчак.

Кайда соң син сихри дөнья,
Чыктай сафлы балачак?!
Таякны — ат, талны кылыч
Итеп йөргән тиле чак.

Тәтер елгасын тар, диләр
Без үскәндә киң иде.
Тауда чабыл, суда йөзеп,
Ләззәтләнгән чор иде.

Кайда соң син сихри дөнья,
Чыктай сафлы балачак?!
Таякны — ат, талны кылыч
Итеп йөргән тиле чак.

Бәла чагым, энҗе чагым.
Үрелгән авылыма.
Илһам җыям бал кортыдай,
Сарылам кырларыма.

Кайда соң син сихри дөнья,
Чыктай сафлы балачак?!
Таякны — ат, талны кылыч
Итеп йөргән тиле чак.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »