Җырларыма тимәгез!

Категория: көе сүзләре

Беркемгә юк кырын эшем,
Көннән-көн көндәш арта.
Гади булсаң, кыен икән,
Дус дигән дә бер сата.

Күзләремнән яшьләр тама,
«Гади җан бу» — димәгез.
Йөрәгемне телсәгез дә,
Җырларыма тимәгез.

«Ит изгелек — көт явызлык»,
Дисәләр дә күп чагын.
Мин дә изгелекләр эшләп,
Алданам шул кайчагын.

Күзләремнән яшьләр тама,
«Гади җан бу» — димәгез.
Йөрәгемне телсәгез дә,
Җырларыма тимәгез.

Матур җырга тиң гомерләр
Узар изгелек кылып.
Дөнья фаный, бер китәрмен,
Җырларым калыр торып.

Күзләремнән яшьләр тама,
«Гади җан бу» — димәгез.
Йөрәгемне телсәгез дә,
Җырларыма тимәгез.

Изгелекләр эшлисем бар
Юлларымны бүлмәгез!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »