Сары гөлләр

Аланнардан өзми башка гөлләр,
Өздең сары гөлләр бәйләмен.
Гөлләреңне назларыма сибеп,
Язмышларны син бит бәйләдең.

Очар канат биргән минутларның
Назларын мин, иркәм, саклармын.
Язмыш бүләк иткән гөлләреңә,
Үпкәләргә һич тә юк хакым.

«Сары гөлләр бүләк итмә», — диләр,
Ник җыйдың соң, иркәм, сарысын?
Белә торып, әллә калдырдымы
Язмыш белән сагыш ярасын?

Очар канат биргән минутларның
Назларын мин, иркәм, саклармын.
Язмыш бүләк иткән гөлләреңә,
Үпкәләргә һич тә юк хакым.

Барып кайттым, кайттым гөлләрсез мин,
Ятим калган синең акланың.
Язмышларны сагышларга салган,
Сары гөлләрне мин тапмадым.

Очар канат биргән минутларның
Назларын мин, иркәм, саклармын.
Язмыш бүләк иткән гөлләреңә,
Үпкәләргә һич тә юк хакым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »