Калыр идем…

Зәңгәр диңгезкәем, җитезкәем,
Нигә шулай ярсып чабасың?
Ярсуларың хәзер миңа күчте
Белсәң икән бераз чамасын?!

Дулкыныңны акбүз тулпар итеп,
Еракларга килә җиләсем.
Йөрәгемне төреп ялларыңа
Серләремне килә сөйлисем.

Тукта, бераз, тукта, көмеш тулпар,
Кирәк сиңа мине тыңларга.
Күкрәп үтте күптән яшенле тән,
Якынлаштык алсу таңнарга.

Ялларыңа ятып, яллар итеп,
Бер тыңлыймчы тыныч чагыңны.
Калыр идем синдә мәңгелеккә,
Сагынмасам туган ягымны.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »