Көт, бәгърем

Саубуллашу җиңел буламы соң —
Тагын калдым юллар чатында.
Кар көртләре күмде юлларыңны,
Озак йөри язган хатың да.

Төшләремдә барам яннарыңа
Күрешергә сузам кулымны.
Сагынасың син дә, сагынасың,
Тоеп яшим синең җылыңны.

Кар-бураннар үтә үзәкләргә,
Юк, кал алмыйм куркып кышлардан.
Көт, бәгърем, барам яннарыңа,
Очар канат алып кошлардан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »