Себер җыры

Категория: көе сүзләре

«Өстемдәге ак күлмәгем
Кәфен булыр мөгаен…»
Бабам шулай җырлап киткән,
Кайталмаган башкае.

Рәсеме юк әткәйнең,
Булганы да югалган.
«Кол булмасын балам», диеп
Әткәй башкаен салган.

Ком чүлләрдә, Себерләрдә,
Җаннар асрап йөрибез.
Хет үзебез кайталмасак та,
Кайтсын моңпы җырыбыз.

Өстемдәге ак күлмәгем
Кәфен булмасын иде.
Туган җирем, газиз җирем,
Сагынып, өзелеп көт мине.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »