/Нәфисә Хәкимова истәлегенә/
Ташлап киттең мине, көтмәгәндә
Ташлап киттең кайтмас җирләргә.
Тараталмас минем сагышымны
Кар-бураннар, ярсу җилләр дә.
Синсез — җәйләр салкын,
Синсез — кышлар ялкын.
Ник белмибез икән, ник белмибез
Яшәүләрнең, бергәлекнең хакын?
Безнең көзләр әле ерак иде,
Нигә язмыш усал шаяртты?
Чәчкә атар чакта кырау сукты,
Очар чакта канат каерды.
Синсез — җәйләр салкын,
Синсез — кышлар ялкын.
Ник белмибез икән, ник белмибез
Яшәүләрнең, бергәлекнең хакын?
Сагыш дәръясында ялгыз йөзәм,
Уйларымның тапмыйм ярларын.
Кем уйлаган гомер уртасында
Ялгыз килер, диеп, язларым.
Синсез — җәйләр салкын,
Синсез — кышлар ялкын.
Ник белмибез икән, ник белмибез
Яшәүләрнең, бергәлекнең хакын?