Кайтам эле балачакка

Тагын кайтам туган авылыма,
Шәһәр тузаннарын калдырып.
Кайтам балачакка, яшьлегемә,
Уйлар, сагышларны арттырып.

Аяк баскан саен туган якка,
Ник яңара икән сагышлар?
Аңлагандай мине, елмаешып,
Каршылыйлар кырда арышлар.

Искә төшә кайтмас балачагым,
Һәм хәтердә тәүге мәхәббәт.
Кайтам әле, кайтам авылыма,
Очрашырга сиңа, балачак.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (9 голосов)
« »