Үкенмим

Категория: көе сүзләре

Үкенмимен яшьлегемдә
Өзелеп сөйгәнгә сине.
Сөю шатлыклары биреп,
Канатландырдың мине.

Моңлы күзең күз алдымда,
Сүзләрең — исләремдә.
Икебезнең язмыш ялгыш,
Уралдың моңнарыма.

Язмышмы бу, ялгышмы бу,
Кавыша алмадык, иркәм.
Йөрәгемдә кабынган ут
Сүнмәде шул, юк бүтән.

Юллар аерым, сагыш уртак
Уртак йокысыз төннәр.
Безнең ялгышны кабатлый
Җирдә соң тагын кемнәр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »