Син кайда

Кайлардан килдең син миңа,
Очраштырды бит язмыш,
Килдең, кузгаттың күңелне.
Булдымы әллә ялгыш?

Ялгыш булды аерылышу,
Син бит минем көткәнем.
Моңнарыңа, җырларыңа
Мөкиббәннәр киткәнем.

Җырлардан күперләр салып,
Яннарыма кил әле.
Дөрләп китәрлек сөюне
Ут-ялкынга күм әле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »