Уйна әле, дускай, гармуныңны,
Гармун телләрендә моңнар бар.
Шул моңнарга мин дә кушылаем,
Уткәннәргә кайтыр юллар бар.
Көмеш телле гармуныңны тартып,
Кил әле бер тәрәз төбемә.
Уйнавыңны бер тыңлыйсым килә,
Кулларымны салып иңеңә.
Йокыларым качты таңнарымда,
Гармун тартып уздың урамнан.
Сандугачлар моңы, мәхәббәтем җыры
Гармун моңнарына уралган.
Серен ачсын әле тальян моңы,
Көмеш чыңнар җиргә сибелсен.
Күрешүдән калсын якты хисләр,
Очрашудан яңа җыр тусын.