Бурандамы калды адашып

Сагындыра, бик нык сагындыра
Яшлек хатирәсе, хисләре.
Житәкләшеп урам буйлап йөргән
Туган авылымның кичләре.

Төшләремнән китми
Тәүге мәхәббәтем,
Кайларда йөридер адашып?
Уртак иде хисләр,
Кайда айлы кичләр,
Бурандамы калды адашып?..

Алсу таңнар калган хәтеремдә,
Тугае, болыны, урманы.
Күңелемдә калган татлы сагыш,
Яшьлек үтте, хисләр тузмады.

Төшләремнән китми
Тәүге мәхәббәтем,
Кайларда йөридер адашып?
Уртак иде хисләр,
Кайда айлы кичләр,
Бурандамы калды адашып?..

Сагынамын, чәчәкләргә күмелеп,
Хуш исләргә чумган аланны.
Каен жиләкләрен өзеп капсам,
Гуя ирененең тәмнәре…

Төшләремнән китми
Тәүге мәхәббәтем,
Кайларда йөридер адашып?
Уртак иде хисләр,
Кайда айлы кичләр,
Бурандамы калды адашып?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
« »