Гомер юлы (икенче вариант)

Бу дөньяга һәркем
Парын эзләп килә,
Җаннарына якын иткәнен.
Уйлар бергә, хисләр уртак булып,
Кеше тели гомер уткәнен.

Бер-беребезгә кирәк, терәк булып,
Гомер юлын парлап утәбез.
Күз тимәсен берук, и Ходаем,
Арабыздан жил дә үтмәсен,
Арабызга дошман кермәсен.

Тәкъдирләрне безгә
Кемнәр яза икән,
Бәхетле булырга хаклымы?
Җиде буын йөген иңдә тоткан,
Гөнаһыбыз катлы-катлымы?

Бер-беребезгә кирәк, терәк булып,
Гомер юлын парлап утәбез.
Күз тимәсен берук, и Ходаем,
Арабыздан жил дә үтмәсен,
Арабызга дошман кермәсен.

Йөзләр якты безнең,
Куңел тыныч,
Изгелекләр әгәр эшләсәк.
Фәрештәләр канат куеп торыр,
Гыйбадәтләр кылып яшәсәк.

Бер-беребезгә кирәк, терәк булып,
Гомер юлын парлап утәбез.
Күз тимәсен берук, күз тимәсен,
Арабызга дошман кермәсен.
Бер-беребезгә кирәк, терәк булып,
Алтын көзгә бергә керәбез.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »