Их, яшисе килә

Их! Яшисе килә
Тик матурлык тоеп,
Тик яхшылык эшләп кешегә.
Барысы да аңлап бетерми шул,
Донья фани, гомер бер генә…

Ходай безгә
Яшәр гомер биргән,
Яшәгез, дип, сөеп-сөелеп,
Кадерен белеп аткан таңыбызның,
Үкенмәслек еллар кичереп.

Их! Иман камил булсын,
Бәндәләрнең
Йөзе якты булсын уйлардан.
Яхшылыклар эшләп яшәекче,
Раббым, сакла ялгыш уйлардан.

Ходай безгә
Яшәр гомер биргән,
Яшәгез, дип, сөеп-сөелеп,
Кадерен белеп аткан таңыбызның,
Үкенмәслек еллар кичереп.

Их! Алга чыгып,
Кулын сузып торыр,
Бәхет дигән олы төшенчә.
Син онытма, кеше, бу доньяда
Бар да фани, яшә кешечә.

Ходай безгә
Яшәр гомер биргән,
Яшәгез, дип, сөеп-сөелеп,
Кадерен белеп аткан таңыбызның,
Үкенмәслек еллар кичереп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »