Иңнәремне куям иңнәреңә…

Карашыңнан күрәм,
Никтер син борчулы,
Ниләр булды сиңа, әйт, иркәм.
Синең авырлыкны,
Иңнәреңнән алып
Ташлый алсам, миңа шул житкән!

Иңнәремне куям,
Иркәм, иңнәреңә…
Авырлыклар килсә, мин әзер.
Син минеке, мин синеке,
Икебез дә бәхетле, иркәм.

Йөрәк тибешемне
Минем тыңлыйсыңмы,
Гомер багышларым син, иркәм.
Йөрәк яраларын
Жуйдыралсам, иркәм,
Миннән бәхетлерәк бар микән?

Иңнәремне куям,
Иркәм, иңнәреңә…
Авырлыклар килсә, мин әзер.
Син минеке, мин синеке,
Икебез дә бәхетле, иркәм.

Таңнар белән сине
Убеп уятырмын,
Дога көйләп юлга озатырмын.
Мин елмаеп сине
Юлдан каршылармын,
Яшәекче, иркәм, гел тату.

Иңнәремне куям,
Иркәм, иңнәреңә…
Авырлыклар килсә, мин әзер.
Син минеке, мин синеке,
Икебез дә бәхетле, иркәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »