Белми дисеңме әллә?

Бер көн яныма килдең,
Яратамын бит, дидең.
Яндырма йөрәккәемне,
Көл итәсең, бит, дидең.

Белми дисеңме әллә,
Күрми дисеңме әллә,
Үзем сиздермәгәчтен дә
Сизми дисеңме әллә?

Сөеп йөрүләреңне,
Көеп йөрүләреңне,
Сине күргәч ялгыштырам
Атлап йөрүләремне.

Белми дисеңме әллә,
Күрми дисеңме әллә,
Үзем сиздермәгәчтен дә
Сизми дисеңме әллә?

Җир җиләге ачы диеп,
Балан ашар хәлем юк.
Кеше безне сөйләр диеп,
Ярым ташлар хәлем юк.

Белми дисеңме әллә,
Күрми дисеңме әллә,
Үзем сиздермәгәчтен дә
Сизми дисеңме әллә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »