Сиңа җаным

Категория: көе сүзләре

Бар йөрәгеңдә утлы мәхәббәт
Ярсып янадыр ялгыз сөюдән.
Беләм сиңа мин, миңа син кирәген.
Мәхәббәтеңне күрдем күзеңдә,
Өмет эзләдем hәрбер сүзеңдә,
Синең назына мохтаҗ йөрәгем.
Гең ач син үземә,
Син ышан минем сүземә.
Мине эзләп кил син яныма.

Сине җаным — сөямен,
Мәхәббәттә көямен.

Сине сөюдән мин җырлар язам,
Сыймый күңелгә шул чаклы газап.
Яратуымнан гөлдәй суламын
Бу ялгызлыктан икәүләп качсак,
Йөрәккәйлэрнең ишеген ачсак
Гомерлеккә тик сиңа буламын.

Сине җаным — сөямен,
Мәхәббәттә көямен.

Кил яныма
Дәва, бир син җаныма
Өметем синдә…
Синең назлы карашларың
Оныттыра барысын да.
Мин дә сине бик яратам
Син минем йөрәк дәвам…
Мин яратам, мин яратам шашып
Мин яңадан сиңа гашыйк.

Сине җаным — сөямен,
Мәхәббәттә көямен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
« »