Сукыр шагыйръ

Сукыр шагыйръ шигыръ яза,
Өстәлендә шәме юк.
Йоклый бу дип китәләрдер,
Күзлеләрнең гае юк.

Кара кояш, кара дөнья,
Кара җил, кара сулар…
Тасвирлана шигырендә.

Күзгә күз карашулар.
Алтын кояш, ямьле дөнья,
Шаян җил, көмеш сулар…
Күңеленең күзләренә
Күренә әнә шулар.

Кара кояш, кара дөнья,
Кара җил, кара сулар…
Тасвирлана шигырендә.

Шигырендә чәчәкләрнең
Аллы-гөлле чуклары.
Таңнар ата чыга кояш,
Җемелди таң чаклары.

Кара кояш, кара дөнья,
Кара җил, кара сулар…
Тасвирлана шигырендә.

Сукыр шагыйръ шигырендә
Нинди генә төсләр юк!
Бу дөньяда Кеше рухын
Сындырырык көчләр юк.

Кара кояш, кара дөнья,
Кара җил, кара сулар…
Тасвирлана шигырендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »