«Башка берәү булгач уйларымда,
Бөтенләйгә кит син!» — диямен.
«Ак бәхетләр теләп, юлларына
Ап-ак ромашкалар сибәрмен.
«Ә ул кайда?!» — дигән дусларыма:
«Яратмый ул мине!» — диярмен.
«Ярата!» — дип син саный башласам,
«Ярата!» — дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» — дип сүзне башласам,
«Яратмый!» — дип бетәр, беләмен…
«Ярата!» — дип син саный башласаң,
«Ярата!» — дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» — дип сүзне башласам,
«Яратмый!» — дип бетәр, беләмен…
«Ярата, Яратмый, Ярата, Яратмый…»
Яратуың сизми йөрәгем…
Мин килгәнмен икән болыннарга,
Инде шуннан кайтып киләмен…
Чишмә буйларында туктармын да,
Серләремне аңа сөйләрмен…
Ап-ак ромашкалар — кулларымда,
Ничек җыйганны да сизмәдем…
«Ярата!» — дип син саный башласам,
«Ярата!» — дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» — дип сүзне башласам,
«Яратмый!» — дип бетәр, беләмен…
«Ярата!» — дип син саный башласаң,
«Ярата!» — дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» — дип сүзне башласам,
«Яратмый!» — дип бетәр, беләмен…
«Ярата, Яратмый, Ярата, Яратмый…»
Яратуны тели йөрәгем…..
Бәхет вәгъдә иткән гомер алда,
Йөрәк белән шуны сизәмен.
Гомер юлларымда югалмаска,
Иң матур җырларны тезәрмен…
Ак бәхетләр теләп, юлларыңа
Ап-ак ромашкалар сибәрмен…
«Ярата!» — дип син саный башласам,
«Ярата!» — дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» — дип сүзне башласам,
«Яратмый!» — дип бетәр, беләмен…
«Ярата!» — дип син саный башласаң,
«Ярата!» — дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» — дип сүзне башласам,
«Яратмый!» — дип бетәр, беләмен…
«Ярата, Яратмый, Ярата, Яратмый…»