«Әтием!» — дияргә
Кызыгып үстем мин,
Күп вакыт үпкәләп яшәргә
Хакым юк икәнне
Мин үскәч бары тик аңладым.
Аерым яшәүнең
Сәбәпләрен белдем,
Упкәләмим синң, әтием.
«Ул — синең әтиең,
Кичерә күр», — диде,
Яхшы сүздә булды әнием.
Исемә төшәсең,
Син ерак, әтием,
Күп чакрымнар — безнең арада…
Кечкенә идем мин,
Сине аз хәтерлим,
Күпме еллар безне аера…
Аерым яшәүнең
Сәбәпләрен белдем,
Упкәләмим синң, әтием.
«Ул — синең әтиең,
Кичерә күр», — диде,
Яхшы сүздә булды әнием.
Әти дә, әни дә
Була ул бер генә,
Кадерле кеше сез дөньяда.
Ә минем яшәүем —
Сез биргән гомерем…
Рәхмәтле мин сезгә шуңа да.
Аерым яшәүнең
Сәбәпләрен белдем,
Упкәләмим синң, әтием.
«Ул — синең әтиең,
Кичерә күр», — диде,
Яхшы сүздә булды әнием.