Кайда син, әнкәй?

Җирдә барын беләм,
Белмим үзен генә,
Әнкәемне кемнәр яшергән?
Син әнкәем диеп,
Бердәнберем диеп,
Белмим кемгә, кемгә дәшәргә?

Ташлап киттең мине, газизеңне,
Ятим иттең минем күңелне.
Белмәдеңме әллә, белмәдеңме
Синсез яшәү мөмкин түгелне?

Уйлыйм синең хакта,
Күңел тулган чакта
Синең белән генә сөйләшәм.
Син әнкәем диеп,
Бердәнберем диеп,
Еллар аша сиңа эндәшәм.

Ташлап киттең мине, газизеңне,
Ятим иттең минем күңелне.
Белмәдеңме әллә, белмәдеңме
Синсез яшәү мөмкин түгелне?

Күңелкәем боек,
Мөлдерәмә тулып
Түгелергә тора кагылсаң.
Кил, әнкәем, диеп,
Бердәнберем диеп,
Дәшәм сиңа, дәшәм сагынсам.

Ташлап киттең мине, газизеңне,
Ятим иттең минем күңелне.
Белмәдеңме әллә, белмәдеңме
Синсез яшәү мөмкин түгелне?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (14 голосов)
« »