Утырып карамадым

Утырып карамадым…
Күрешербез дип күземне
Тутырып карамадым.

Сызылып таң атканда…
Бер күз сирпеп карау җитә
Өзелеп яратканда.

Кашларың кыйгач кына…
Әйтер сүзләр искә төшә
Озатып куйгач кына.

Чәчләрең кара булган…
Икәү бергэ үткән ара
Иң матур ара булган.

Буласы булды инде…
Син калган якларга карап
Күзләрем тулды инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (9 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »